Казанда сөяк җелеге күзәнәкләрен күчереп утырту буенча операцияләр ясый башлаячаклар

ДРКБның Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургиясе үзәгендә сөяк җелеге күзәнәкләрен күчереп утырту буенча операцияләр ясый башлаячаклар.

Бу хакта ДРКБ баш табибы Айрат Зиатдинов белдергән. Аның әйтүенчә, мондый операцияләргә быел көздән тотыну планлаштырыла. Сырхаулар инде сайлап алынган, аларны планлы операциягә әзерлиләр. Табиблар, үз чиратында, белемнәрен чарлап, хәзерге вакытта илнең төп клиникаларында практика уза.

Мондый сырхаулар өчен махсус микроклиматлы 7 палата әзерләп куелган.


Фикер өстәү