Былтыр “юл һәлакәтенә эләккән туган”нарга 50 миллион сумнан күбрәк акча күчергәннәр

Былтыр Татарстанда яшәүчеләр туган-тумачаның юл һәлакәтенә эләгүе турында алдап хәбәр итүчеләргә 50 миллион сумнан да күбрәк акча күчергән. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының илле беренче утырышында чыгыш ясаган Татарстан буенча эчке эшләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Соколов әйтте.

Билгеле булганча, мошенниклыкның әлеге төреннән барыннан да бишрәк өлкән яшьтәгеләр зыян күрә. «Мондый җинаятьләрне ачыклау күрсәткече 90 процент тәшкил итте. Узган ел өлкән яшьтәгеләрне шул рәвешле алдаган 159 кеше тоткарланды», – диде Алексей Соколов.

Бу хакта сөйләгәндә, Алексей Соколов тагын бер нәрсәгә игътибарны юнәлтте: тоткарланган 159 кешенең барысы да, ә аларның 144е – Татарстанда яшәүче 16-23 яшьлек кешеләр, җинаятьчел колл-үзәк курьерлары. «Алар акчаны кемнән алып кайда тапшырырга кирәк булуы турындагы хәбәрләрне Украинадагы затлардан алуларын белеп эш иткән», – диде Алексей Соколов.

Бу елның гыйнварында гына Аксубай көллиятендә белем алучы дүрт студент-курьерның эзенә төшкәннәр. Алар Зәй, Чистай, Мамадыш һәм Азанкайда яшәүче әби-бабайларны алдап яткан. Өч ай эчендә 3 миллион сумлык зыян салганнар.


Фикер өстәү