Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итүенчә, соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 206 яңа очрагы теркәлгән.
Авырулар саны арту дәвам итә, узган тәүлек белән чагыштырганда үсеш 9,5% тәшкил итә.
— Сентябрьдә ОРВИ башлады һәм без әлеге чорга коронавирус буенча югары күрсәткеч белән кердек. 13 сентябрьдән башлап коронавирусның атнадан атнага, хәзер инде 6 атна дәвамында артуы теркәлә, – дип хәбәр итте Авдонина.
Соңгы атнада үсеш 22% тәшкил иткән.
– Авыручыларның төп өлеше — 60 яшьтән өлкәнрәкләр, — дип өстәде спикер.
60 яшьтән өлкәннәр категориясе беренче чиратта прививка ясатырга тиеш, әмма хәзер алар арасында вакцинация темплары канәгатьләнерлек түгел, нибары 40% кына тәшкил итә, дип искәртте ул.