Безгә монда бик рәхәт: Россиядә Халыклар бердәмлеге көне

4 нче ноябрь – Россиядә Халыклар бердәмлеге көне. Бәйрәм уңаеннан төрле милләт вәкилләреннән телне, гореф-гадәтләр, мәдәниятне саклап калу – дус яшәү серләре  турында фикерләрен сораштык.

Арсен Сава, Татарстанда ассириялеләрнең миллимәдәни автономиясе җитәкчесе:

– Республикада 120ләп ассирияле яши. Милләттәшләребез аяк киеме төзәтү, чистарту эше белән танылган. Әлеге һөнәрчелек буыннан-буынга күчә. Казанда да андый гаиләләр бар. Ассириялеләр дә татарлар кебек тәртип ярата. Рухи кыйммәтләребез дә бер төрле: балалар үстерү, аларга белем һәм тәрбия бирү, гаиләне саклау. Без дә башкалар кебек телне, гореф-гадәтләрне онытмауларын, халыкның бәхетле булуын телибез. Элек якшәмбе мәктәбе булса, хәзер телне бәйрәмнәр, чаралар, традицияләр аша сакларга тырышабыз. Елны Раштуа белән башлыйбыз да милли бәйрәмнәр Мар-Гиваргиз, Мар-Зайя, Шара-д-Мар-Нихаль һәм башкалар белән дәвам итәбез. Бергәләп биибез, күңел ачабыз, туган телдә аралашабыз. Әйтик, Раштуа бәйрәмендә бик матур гадәт саклана. Бу көнне ирләр шәһәрдәге барлык милләттәшләренең өйләренә йөреп чыга. Һәр йортта табын корыла, хуҗаларга иминлек, бәрәкәт телибез. Икенче көнне хатын-кызлар кунакка бара. Балага исем кушканда борынгы исемнәрне дә, заманчаларын да кушабыз.

Бахрам Мостафаев, Татарстандагы азәрбайҗаннарның миллимәдәни автономиясе җитәкчесе:

– Татарстанда рәсми рәвештә 10 меңләп азәрбайҗан яши. Бәлкем, бу сан ике тапкыр күбрәктер дә әле. Халыклар дуслыгы йорты, милли автономия, туган телгә өйрәтү  якшәмбе мәктәбе бар. 22ләп бала атнага бер тапкыр телне, тарихны өйрәнә. Анда катнаш гаиләләрдәге балалар да йөри. Күптән түгел туган телдә диктант яздык. Күчмә очрашулар уздырабыз. 5–6 гаилә җыелышып, милли ризык пешереп, булачак хуҗабикәләргә мастер-класслар күрсәтә. Кем кайда, ничек яши, нинди ярдәм кирәк – барысын да сорашабыз. Яшьләр бер-берсе белән аралаша, концертларда катнаша. Әгәр халык үз мәдәнияте, тарихы белән кызыксынмаса, кайда яшәве белән горурланмаячак. Монысын да сеңдерергә тырышабыз. Гореф-гадәтләрне саклауның тагын бер алымы – еракта яшәп, тугандаш мөнәсәбәтләрне югалтмау.  Ватаныгызны, әби-бабайларыгызны онытмагыз, дип өйрәтәбез.

Наилә Хәлилова, катнаш гаилә хуҗабикәсе:

– Халыклар бердәмлеге көне – илнең күпмилләтле булуын искә алу өчен  бер форсат. Һәр милләт тарихны, мәдәниятне сакларга тырыша. Без алты ел инде Арча районының Каенсар авылында яшибез. Ирем Камолиддин белән Ташкентта таныштык. Аның әтисе – үзбәк, әнисе – немец. Кияүгә яратып чыккач, милләткә карамыйсың. Үзбәкстанда яшәгәннән соң башта Казанга, аннан Каенсарга күчендек. Улыбыз Рихард, кызыбыз Элеонора Арчаның 7 нче мәктәбендә белем ала. Арчага кайткач, балалар татарча сөйләшергә өйрәнде. Гаиләдә татар һәм немец традицияләрен сакларга тырышабыз. Каенанам бәйрәмнәрдә  милли ризык – «Кухэн» дигән пирог, штрудель белән сыйлый.

Галимҗан Гыйльманов, язучы:

– Бәйрәмнең җанисәпкә туры килүе символик мәгънәгә ия. Бәйрәмнәр күп алар. Безгә Халыклар бердәмлеге көнен бары тик җанисәпкә бәйләргә кирәк. Әгәр без җанисәптә үзебезне саклап кала алсак, димәк, Россияне, андагы халыклар, телләрне дә саклап калабыз дигән сүз. Әгәр саклый алмасак, бәйрәмнең асылы юкка чыга. Аның мәгънәсе халыкның үзаңында, үз-үзен таныту һәм барлавында. Әгәр кеше милләтен саклап кала икән, ил бердәм булыр. Тыштан бердәм булып, эчтән таркау булсак, бернинди дуслык та булмас. Мин җанисәпне ел саен шушы бәйрәмгә туры китереп уздырыр идем. Чөнки ул илдәге халыкларның хәлен күрсәтә. Үзебезне татар дип таныта алсак, бу бәйрәм булачак.

 Георгий Анастасов, «Демос» греклар җәмгыяте җитәкчесе:

– Татарстанда яшәүче грекларның саны – 474. Бу сан башка еллар белән чагыштырганда кимемәде. Казанга 1991 елда Грузиядән күченеп килгән идек. Монда килеп төпләнүебезгә бер дә үкенмибез. Тамырлар монда беректе инде. Өч бала тәрбиялибез. Якшәмбе мәктәбе юк. Тик аны ачу турында уйлыйбыз. Балаларга әкренләп грекча өйрәткәлибез. Милли һәм республикада узучы барлык бәйрәмне уздырабыз. Татарстан – бик яхшы төбәк. Аның киләчәге ышанычлы. Зур адымнар белән алга атлый. Республика һәрвакыт чәчәк атсын. Халкы сәламәт булсын. Бүгенге кебек дус-тату яшәсәк иде. Безгә монда бик рәхәт.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү