Чаллыда бер сатучы белән “дальнобойщик” югалган

Чаллы волонтерлары ике кешене – бер кибет сатучысы белән “дальнобойщик”ны эзли, дип хәбәр итә “Челнинские известия”.

15 май көнне 45 яшьлек хатын-кыз-сатучы өеннән чыгып киткән дә юк булган. Бу хакта сатучының кызы чаң суккан. Аның әйтүенчә, әнисе өеннән эшкә дип чыгып киткән, әмма кибеткә барып җитмәгән.
Югалган хатын-кызның билгеләре: буе 165-170 см, иңбашларына төшеп торган коңгырт чәчле, коңгырт күзле. Кара төстәге футболка, зәңгәр джинсы һәм аягына кроссовка кигән булган.

Моннан тыш волонтерлар ерак юлларга йөрүче 50 яшьлек ир-атны эзли. Ул 19 май көнне фура белән Воронеж өлкәсеннән Чаллыга килгән. Шуннан соң юк булган. Монысының да әлегә кадәр кайда икәнлеге мәгълүм түгел.

Билгеләре: буе 170 см, нык гәүдәле, чал кергән кара чәчле, зәңгәр күзле.


Фикер өстәү