Татарстанда 12 яшьлек малай югалган

Казанда 12 яшьлек малайны эзлиләр. Бу хакта “Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агентлыкка мәгълүм булганча, бала кичә кичке 7дә өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.
Малайның билгеләре: нормаль гәүдәле, буе – 155 см, коңгырт чәчле, соргылт күзле. Зәңгәр толстовка, кара спорт чалбары, аксыл-коңгырт төстәге кроссовка һәм соргылт башлык кигән.

Малайны күрүчеләрдән яки аның турында нәрсәнедер белүчеләрдән 8(800) 700 54 52 яки 112 номерына шалтырату сорала.


Фикер өстәү