Мәскәүдән Казанга очучы самолетта йөкле хатын-кызны көзән җыера башлаган

2 июньгә каршы төндә Мәскәүдән Казанга очучы самолетта бер хатын-кыз кинәт кенә үзен начар ис итә башлаган. Ул аңын җуйган, бөтен тәнендә көзән җыеру барлыкка килеп, кан басымы төшкән, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Стюардесса тиз генә пассажирлар арасында табибларның бармы-юкмы икәнен белешкән.

Бәхеткә, әлеге рейста башкалада медицина конференциясендә катнашканнан соң өйләренә кайтып килүче Татарстан табиблары булган. Болар – Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш акушер-гинекологы Лариса Фәтхуллина, Казанның 16 нчы шәһәр хастаханәсе УЗИ табибы Валерия Нәҗметдинова һәм 7 нче шәһәр хастаханәсе УЗИ табибы Наталья Баязова.

Табиблар пассажирны аңга китергәч, ул үзенең йөкле булуы, җитди авырулардан интегүе турында сөйләгән. Белгечләр булачак ананың хәлен тотрыклыландырган. Самолет ашыгыч төстә Түбән Новгородка төшеп утырган. Йөкле хатын-кызны биредә “Ашыгыч ярдәм” табиблары каршылаган.

Лариса Фәтхуллина билгеләп үткәнчә, алар коллегалары белән ярты сүздән аңлашып, йөкле хатын-кызга вакытында беренче ярдәм күрсәтә алган.


Фикер өстәү