«Ел табибы» дип Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш хирургы Роин Джорджикия табылды

Быелгы «Ак чәчәкләр» республика бәйгесенең төп җиңүчесе, «Ел табибы» дип Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш хирургы Роин Джорджикия табылды.

Бүген Казан читендәге «Казан Экспо» үзәгендә медицина тармагында фидакарьләрчә хезмәт куйган иң яхшы табибларны ачыкладылар.
Быелгы «Ак чәчәкләр» республика бәйгесенең төп җиңүчесе, «Ел табибы» дип Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш хирургы Роин Джорджикия табылды. 50 елдан артык гомерен шушы һөнәргә багышлаган табиб — йөрәк клапанын протезлау операциясен нигез салган шәхес.
Шушы дәрәжәле бәйгедә жиңүченең исемен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин игьлан итте. «Иң авыры — кешеләр белән эшләү. Сез бит әле авыру кешеләр белән дә эшлисез. Алар белән эшләгәндә никадәр сабырлык, мәхәббәт, үзгә мөнәсәбәт кирәк. Менә шушы сыйфатлар безнең Татарстан табибаларына гына түгел, Россиянең бөтен сәламәтлек саклау тармагына хас. Килеп туган вәзгыять табиб һөнәренең заман таләбенә туры килүен расланды»,-диде парламент башлыгы.
«Ак чәчәкләр» тантанасында табиблар 5 номинациядә бүләкләнде. Бу көнне яңгыраган тетрәндергеч истәлекләр табибларның көндәлек батырлыгына тагын бер кат инандырды. Араларында «уникаль очрак»лар да шактый. Шушы номинациядә жиң яулаган Республика клиник балалар хастаханәсе табиблары коллективы йөрәге туктаган 5 яшьлек кызның гомерен саклап калган.
Баулы районының Мортаза авылы фельдшеры Рәзинә Мөгинова тантанадан Президентның махсус бүләге – «Лада Гранта» машинасында кайтып китте.


Фикер өстәү