«#НаДобройНоте» республика конкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана

«#НаДобройНоте» республика конкурсы — ул инде быел җәй ачылачак «Добрый» профильле яшьләр сәламәтләндерү лагере өчен авторлык җыры конкурсы. Лагерь җәйге ял чорында яшьләрне ирекле (волонтерлык) эшчәнлеккә җәлеп итү буенча комплекслы программаның бер өлеше булачак.

«Лагерь булдыруга катнашы булган бөтен кешеләр аның ачылуын түземсезлек белән көтә. Җыр бәйгесе бу хисне һичшиксез көчәйтә», — дип билгеләп үтә «Добрый» лагеры директоры Алексей Шуваров.

Конкурста профессиональ һәм профессиональ булмаган башкаручылар, коллективлар, авторлык җырлары клублары катнаша ала, алар 2022 елның 19 июненә кадәр dobrort.org@gmail.com (тамга белән — «#НаДобройНоте» конкурсына заявка) электрон почтасына гариза юллый ала.

Конкурс программасында ике номинациядә катнашу каралган:

I номинация — «Добрый» лагере гимны;

II номинация — «Добрый» лагере учагы янындагы җыр.

Катнашучылар һәр номинациядә катнашуга бер заявка бирергә хокуклы. 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге җиңүчеләр Татарстан Республикасы делегациясе составында 2022 елның 12 июленнән 16 июленә кадәр Кырым Республикасында (Судак, Капсель бухтасы) узачак «Таврида.АРТ» иҗат берләшмәләре баш фестиваленә бару белән бүләкләнәчәк. 18 яшьтән кечерәк һәм 35 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар Россиядә беренче профильле яшьләр сәламәтләндерү лагерена бару хокукына ия булачак.

Конкурсның регламенты белән «Информационно-ресурсный центр добровольчества Республики Татарстан» сайтында басылган нигезләмәдә танышырга мөмкин.


Фикер өстәү