“Добрый Татарстан” республика премиясенә гаризалар тапшыру дәвам итә

Татарстанда волонтерлык өлкәсендә “Добрый Татарстан” республика премиясенә гаризалар тапшыру дәвам итә. Гаризалар 14 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

“Добрый Татарстан” республика премиясенең тәүге тапкыр гына уздырылуы әле. Моңа кадәр, 2010 елдан бирле, ел саен шушы исемдәге республика бәйгесе үткәрелеп килде. Исегезгә төшерәбез: бәйге исеме 2016 елга кадәр – “Доброволец года” дип, шуннан соң 2019 елга кадәр – “Доброволец Татарстана” дип аталып йөртелде.

Бәйге форматындагы премия, Татарстандагы эшчәнлек барышындагы күренекле нәтиҗәләр өчен, волонтерларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларны кызыксындыру максатыннан, уздырыла. Анда 8 яшьтән алып, Россиядә яшәүче барлык волонтерлар чакырыла.

Чарада шулай ук волонтерлык программалары кысаларындагы проектларны тормышка ашырылып килүче дәүләт волонтерлык үзәкләре, коммерцияле һәм коммерциясез оешмалар, мәгариф учреждениеләрендә оештырылган, муниципаль волонтерлык оешмалары да катнашырга мөмкин.

Премия-бәйгедә 18 номинация буенча катнашырга мөмкин. 5 – күмәк номинация (“Бизнес”, “Волонтерлыкны оештыручы”, “Мәктәп волонтерлар отряды” һ.б.) һәм 13 индивидуаль номинация (“Елның көмеш волонтеры”, “Туризм өлкәсендә ел волонтеры” һ.б.)

“Добрый Татарстан” дүрт этапта уздырыла: 14 ноябрьгә кадәр – гаризалар тапшыру чоры, 15-19 ноябрьдә – читтән торып катнашу этабы, 22 октябрьдән 3 декабрьгә кадәр – “очный” этап (премиягә дәгъва кылучылар жюрины үзләренең эшчәнлеге белән таныштырачак). 4-20 декабрьдә чарага йомгак ясалачак.

Һәр номинациядә җиңүчеләр һәм лауреатларга декабрь аенда тантаналы чарада дипломнар, кыйммәтле призлар тапшырылачак. Ә инде “Татарстан Республикасының ел волонтеры — 2021 гран-при” иясен бүләкләү тантанасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уздыру күздә тотыла.


Фикер өстәү