Болай ук кирәкмәс иде. “Рубин” Ростовта 5 туп керттерде

«Бездә кризис булмады». 5 матч рәттән җиңү яулый алмый интеккән командасы Казанда ЦСКАны откач, баш тренер Леонид Слуцкий әнә шулай дигән иде. Җиңүдән башлар әйләнеп, команда турнир таблицасында өскәрәк күтәрелгәч, ышандырды ул сүзләр. Тик бер атна узгач, «Рубин» Ростовта 5 туп керттерде. Монысы Слуцкий Казанда эшләгән чорда иң зур исәп белән җиңелү булды. Баш тренер уенчыларында осталык һәм характер ныклыгы җитмәвен әйтте.

Ә бит Ростовтагы уен «Рубин» уенчылары өчен бик уңышлы башланган иде. Казан командасы беренче таймда ук исәпне ачты. Шуннан соң да көндәш капкага һөҗүм оештырудан туктамадылар. Тик кунаклар булган мөмкинлектән файдаланмады. Хуҗаларның исә һәр һөҗүме диярлек гол белән тәмамланды. Алар тәнәфескә кадәр үк исәпне тигезләде. Ә икенче таймның башы «Рубин» өчен чын мәхшәргә әверелде. «Ростов» уенчылары 15 минут эчендә Казан командасы капкасына 3 туп кертте. Ахырда исә тагын берне өстәп, исәпне үз файдаларына 5:1 ясады.

Әле күптән түгел генә турнир таблицасының аскы өлешеннән күтәрелә алмаган, быел инде өченче тренер, сүз уңаеннан, озак еллар Казанда эшләп киткән Виталий Кафанов җитәкчелегендә чыгыш ясаучы «Ростов» уенчыларының тырышлыгы нәтиҗәсе генә түгел бу. «Рубин» сакчыларының авыр вакытта ни эшләргә белми аптырап калулары аркасында. Капкачы Юрий Дюпинның да соңгы очрашулардагы начар уенын китереп кушкач, Леонид Слуцкий танырга теләмәгән кризис килеп чыга.

– Нәрсә дип әйтергә дә белмим. Барысы да безнең кулда булып тоелды. Башта туп керттек, аннары Кварацхелия менә дигән тагын бер мөмкинлекне кулдан ычкындырды. Беренче тайм 2:0 исәбе белән безнең файдага төгәлләнергә тиеш иде, – диде Леонид Слуцкий очрашудан соң. – Икенче таймда исә тупас хаталар аркасында ике туп кеттергәч, нидер эшләү мөмкинлеге калмады. Минем өчен бик сәер матч бу. Зур исәп белән җиңелүләр элек тә булды. Әмма бу иң сәер уеннарның берсе иде.

«Рубин»ның 14 очрашудан соң 19 очкосы бар. 5 җиңү, 4 ничья һәм 5 җиңелү. Ике атналык тәнәфестән соң Казан командасы «Сочи» белән очраша. Ә бу команда турнир таблицасында икенче урында урнашкан. Аннары өченче урындагы «Динамо», һәр очконың кадерен белүче «Нижний Новгород», үҗәт «Крылья Советов»ка каршы матчлар көтә. Кыскасы, кышкы 4 очрашуның берсе дә җиңел булмаячак. Имгәнгән уенчылар сихәтләнеп, «Рубин»га көч бирсә генә инде. Ә алар Казанда бик күп.

Фото: rubin-kazan.ru

 

 


Фикер өстәү