Татарстан Дәүләт Советы илнең иң ачык төбәк парламенты дип танылды

Татарстан Дәүләт Советы илнең иң ачык төбәк парламенты дип танылды. Төбәк закон чыгару органнарының Бөтенроссия бәйсез тикшеренүе барышында белгечләр шундый нәтиҗәгә килгән. Алар илнең 85 төбәген өйрәнгән.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Татарстанда хакимиятнең ачыклыгы мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Парламент башлыгы төбәк органнарының ачык булуы – закон чыгару органнарының нәтиҗәлелеген бәяләүнең иң мөһим критерийларының берсе дип саный. “Закон чыгару эшчәнлегеннән тыш, депутатларның сайлаучылар белән элемтәсе, шул исәптән халыктан килгән мөрәҗәгатьләр белән эшләве дә мөһим”, – ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Илнең иң ачык төбәк парламент ачыклар алдыннан белгечләр аларның парламент, комитет һәм комиссия утырышларын турыдан-туры трансляцияләүне ни дәрәҗәдә оештыруын, видеоархивларны ачык куллану мөмкинлеген тудыруларын өйрәнгән, социаль челтәрләрдәге эшчәнлекне дә исәпкә алган. Моннан тыш алар кертелгән һәм кабул ителгән закон проектларының басылуын һәм эш барышы турында мәгълүматны тикшергәннәр. Белгечләр төрле каналлар телефон, электрон почта, парламентның электрон формасы, социаль челтәрләр аша аралашу һәм элемтәне дә бәяләгән.

Парламентларның ачыклыгы рейтингы Санкт-Петербургның “1870” шәһәр үзидарәсен үстерү фонды тарафыннан булдырылган. Фонд “Парламент уч төбендә” тикшеренүен өченче тапкыр үткәрә. Алдагылары 2020 һәм 2021 елларда үткәрелгән булган.


Фикер өстәү