Түләп укыганга акча кайтарыламы?

Кызым икенче елын түләүле бүлектә укый. Уку өчен салымны кире кайтарып була, дип ишеткән идем. Түләп укыткан очракта, моны ничек эшләргә?

Розалия. Яшел Үзән

Булат Закиров, «ВТ» юристы:

– Баланың укуы өчен түләгән чакта, ата-аналар чынлыкта тоткан чыгымнары күләмендә (әмма елына 50 мең сумнан артык түгел) салым «вычет»ы кайтара ала. Шулай итеп, һәр бала өчен 6500 сумга кадәр НДФЛ кайтарырга мөмкин.

Россиядә эшләп, 13 процентлы ставка буенча салым түләгән ата-аналар салым чигерүен ала. Әгәр укыган өчен акча түләгән елда ата-аналарның салым салына торган кереме булмаса, «вычет» кайтару мөмкин түгел. «Вычет» 24 яшькә кадәрге балаларны көндезге уку формасында укыткан очракта гына бирелә.

Салым чигерүен ике ысулның берсе белән алырга мөмкин:

* агымдагы елда – эш бирүчедән. Моның өчен Салым федераль хезмәте сайтындагы шәхси кабинет аша ташламага хокук турында хәбәрнамә алырга һәм аны эш бирүчегә тапшырырга кирәк;

* ел тәмамлангач, салым органына декларация тапшырып. Декларацияне уку өчен түләнгән елдан соң өч ел эчендә бирергә мөмкин.

Нинди документлар кирәк булачак? Уку килешүенең күчермәсе, мәгариф оешмасының лицензиясе күчермәсе (әгәр дә аның реквизитлары килешүдә булмаса), түләү документларының күчермәләре, көндезге уку формасы турында белешмә (әгәр килешүдә күрсәтелмәсә), бала белән туганлык турындагы документның күчермәсе, 2-НДФЛ формасы буенча керемнәр турында белешмә, никах таныклыгы (әгәр түләү документлары икенче ата-анага рәсмиләштерелгән булса).

 

Фото: sibmama.ru


Фикер өстәү