9 нчы сыйныф укучысы кая укырга керергә белмәгәнлектән үз-үзенә аткан

Октябрьскийда яшәүче 9 нчы сыйныф укучысы әтисенең пистолетыннан иягенә аткан. Үсмер үзе канны туктата алган һәм ике көн пуля белән йөргән… Әти-әнисен кадакка егылдым, дип алдаган. Хастаханәгә алып килгәч кенә дөресен әйткән. Бу хакта «Кызыл таң» яза.

Ачыкланганча, әнисе, абыйсы бу көнне авылга кайтып киткән, ә әтисе эштә булган. Моңа кадәр үсмер алар белән кая укырга керергә белмәгән өчен талашкан булган. Һәм шул вакытта күзенә пистолет ташлана да инде. Пуля малайның аңкау сөягендә эләгеп калган.

Хәзер полиция әлеге факт буенча тикшерү үткәрә.


Фикер өстәү