Дүрт яшьлек бала Түбән Камадагы 5 катлы балкон тәрәзәсеннән егылып төшә һәм исән кала, дип хәбәр итә Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Инцидент кичә Түбән Каманың Студентлар урамындагы йортларның берсендә булган. Егылу нәтиҗәсендә баланың баш мие селкенгән, күпсанлы җәрәхәтләре бар.
Тикшерүчеләр хәзерге вакытта тикшерү үткәрәләр. Прокуратура вакыйганың сәбәпләрен ачыклауны контрольдә тота.