Чаллы мәктәбенә пистолет күтәреп килгән алтынчы сыйныфта укучы кызның әти-әнисен кисәткәннәр

Мәктәптә балаларга контрольлек көчәйтелгән.

Чаллы полициясе мәктәпкә пистолет күтәреп килгән кызның әти-әнисенә рәсми кисәтү ясаган. Бу хакта “Челнинские известия” Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсеннән алынган мәгълүматларга таянып хәбәр итә.

5 май көнне алтынчы сыйныф укучысы 20нче мәктәпкә әтисенең пневматик пистолетын алып килгән. Бу хәлдән соң уку йортында балаларның уку йортына нәрсәләр алып килүе катгый күзәтү астына алынган.

Полиция кызның әти-әнисенә рәсми кисәтү ясаган: кабат баланың тәртибендә хилафлыкка юл куелган очракта, “Балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү буенча үз бурычларын үтәмәү” статьясы нигезендә административ җаваплылыккка тартылачаклары турында басым ясап әйтелгән. Моннан тыш тикшерү материаллары Россия Тикшерү комитетының җирле бүлегенә тиешле карар кабул итүгә җибәрелгән.


Фикер өстәү