Махсус хәрби операция барышында яраланган ир могҗиза белән исән калган

Алабуга районыннан мобилизацияләнгән егет – Александр Николаев махсус хәрби операция барышында яраланганнан соң могҗиза белән генә исән калуы турында сөйләгән.

Хәрби хезмәткәр сөйләп үткәнчә, яраланганнан соң Ходай булышлыгы белән генә госпитальгә барып җитә алган ул. Кечкенә генә отрядның носилкасы булмаганлыктан, иптәшләре аны көч-хәл белән күтәреп барган. Әмма кинәт кенә кырда ике разведчик, носилка һәм пехота хәрби машинасы (БПМ) пәйда булган. Егет әйтүенчә, әгәр аны анда ике көнгә генә ташлап киткән булсалар да, ул исән калмас иде.
“Мине техникага утыртып җибәрү өчен икенче авылга китерә алмадылар. Ник дигәндә, тоташ ут астында калдык. Солдатларны да алыштырырга вакыт җитмәгән. Мине күтәреп баручы иптәшләрем машинага соңарды. Медбрат, ни эшләргә белмичә, тораташтай катып калды. Мине артка да, алга таба да алып барып булмый иде”, – дип сөйләгән Николаев.

“Шуннан чын мәгънәсендә могҗизага юлыктык. Каяндыр күрше бригада комбригы пәйда булып, мине медсанчастькә утыртып җибәрергә булышты. Иң гаҗәбе – бу комбриг ике атнага бер тапкыр гына күренеп киткәли иде… Мине хәрби үзәккә алып китәргә тиешле машинага да чак кына өлгердек. Россиягә кайтарылгач кына үземнең исән калачагымны аңладым”, – дип сөйләп үткән хәрби “Новая Кама” басмасы хәбәрчесенә.


Фикер өстәү