«Зәкят» хәйрия фонды корбан чалу өчен гаризаларны WhatsApp буенча да кабул итә

Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Корбан гаетендә корбан чалу өчен гаризалар кабул итә башлады. Мөселманнарга уңайлы булсын өчен, гаризалар WhatsApp мессенджеры аша 89274730729 номерында кабул ителә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хатта түбәндәгеләрне язарга кирәк булачак:

1) Корбанны кем исеменнән чалырга?

2) Корбанның 1/3 өлешен үзенә алган очракта, аны кабул итүченең исем-фамилиясе

3) Корбанлык өчен түләүнең квитанциясе

Белешмәләр өчен телефон: (843) 225-33-22

Корбан итен фонд мохтаҗларга — ятимнәргә, тол хатыннарга, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә, гарипләргә, ялгыз өлкәннәргә илтеп тапшырачак. Шул ук вакытта гариза биргән һәркем корбанлыкның 1/3 өлешен үзе өчен калдыра ала. Чалу, эшкәртү, тураклау, һәм мохтаҗларга тарату буенча барлык оештыру мәшәкатьләрен фонд белгечләре үз өстенә ала.

 


Фикер өстәү