Диния Нәзарәте мохтаҗларга 25 тоннадан артык корбан ите тарата

Бүген — корбан бәйрәменең өченче көне. Татарстанда ул Диния Нәзарәтенең “Мохтаҗларны ашат” хәйрия акциясе белән дәвам итә.

Азкеремле гаиләләрне корбан ите белән тәэмин итүгә юнәлтелгән әлеге чара кысаларында гает күчтәнәче мөфтиятнең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан С.Садыйкова ур., 6 йорт адресы буенча таратыла. Гает көннәрендә мөфтияттән корбан итен алучылар арасында – азкеремле һәм күпбалалы гаиләләр, авырулар, инвалидлар, ятимнәр, ялгыз өлкәннәр, шулай ук социаль оешмалар, дини уку йортлары һәм төзәтү колонияләре. Корбан ите мохтаҗларга «Зәкят» фондында килгән гаризалар һәм азкеремлелекне исбатлаучы документлар нигезендә тапшырыла, дип хәбәр итә Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Гает күчтәнәченең беренче партиясен гаетнең тәүге көнендә 12 социаль оешма — “ЦРА”, «Забота» инвалид балаларның ата-аналары җәмгыяте, А.Вавилова исемендәге Казан хосписы, Яшел Үзәннең психоневрологик диспансеры, акыл үсешендә тайпылышлары булган балалар өчен №1 мәктәп-интернат, «Жизнь без диабета» профилактика үзәге, «Ярдәм» мәчете, нәзарәтнең «Хәят» үзәге, Даун синдромы белән авыручы балаларның ата-аналары җәмгыяте, 33 хәрби шәһәрчекнең инвалидлар йорты, «Мамы Казани» хәйрия фонды, сәяси репрессияләр корбаннары оешмасы, шулай ук 10 уку йорты һәм 11 төзәтү колониясе алды. Моннан тыш, шул ук көнне корбан ите белән 800 азкеремле гаилә тәэмин ителде.

Кичә корбан сарыкларының ите 760 мохтаҗга таратылды, бүген – тагын 182 гаиләгә биреләчәк. Шул рәвешле, 3 көн эчендә корбан ите белән 1742 азкеремле гаиләне тәэмин итү планлаштырыла. Барлыгы Диния Нәзарәте быел Корбан бәйрәме уңаеннан мохтаҗларга, аларның диннәренә һәм милләтләренә карамастан, һәм социаль учреждениеларга 25 тоннадан артык корбан ите биреләчәк.


Фикер өстәү