Өстәмә пенсияләр турында хәбәр итә башлаячаклар

2023 елның 1 июленнән барлык россиялеләргә аларның тупланма пенсияләре турында хәбәр итә башларга мөмкиннәр. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән мондый эчтәлекле федераль закон проектын Россиянең өчьяклы комиссиясе караган һәм ул Финанс министрлыгы, Икътисади үсеш министрлыгы, Үзәк Банк һәм Россия Пенсия фонды тарафыннан килешенгән. 

Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге аларның тагын бер пенсиясе туплануы турында белми дә, дип яза «Российская газета». Пенсиянең мондый өлешеннән билгеле бер яшькә җиткәч файдаланып була.

Пенсия тупланмаларына 1967 елда туган һәм аннан яшьрәк кешеләрнең, шулай ук пенсияләрне Дәүләт тарафыннан финанслашу программасында катнашучыларның һәм ана капиталы акчасын булачак пенсиягә тотучыларның моңа хокукы бар.

Тупланма пенсияне 55 яше тулган хатын-кызлар һәм 60 яшькә җиткән ир-атлар сорап мөрәҗәгать итә ала.


Фикер өстәү