Пенсиянең тупланма өлеше артачак

2020 елда Россиядә яшәүчеләрнең пенсиясенең тупланма өлеше 9,13%ка арттырыла. Пенсия күләме, гариза тапшырып тормыйча гына, 1 августтан автомат рәвештә үсәчәк. Бу 80 мең кешенең пенсиясенә кагыла, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының матбугат хезмәте. “Быел тупланма пенсияләр күләме 9,13%ка арттырылачак. Узган ел йомгаклары буенча пенсия акчаларын уңышлы инвестицияләү нәтиҗәләренә туры китереп билгеләнде бу. Пенсия акчасын инвестицияләүдән кергән акча инфляция күләменнән (3%) өч тапкырга артып китте”, – диелә хәбәрдә.
Шулай ук пенсиянең тупланма өлешен финанслашу программасында катнашучыларның (кеше үзе үк тупланма өлешкә акча туплауда катнаша – тик аларга ул тупланма пенсия белән түгел, ә кеше үзе билгеләгән вакытта бирелә) пенсиясен арттыру да күздә тотыла. Хәзерге вакытта 32 мең кеше шундый пенсия ала. Монысы августтан 7,99%ка ишәячәк.
Хәзерге вакытта тупланма пенсиянең уртача күләме – аена 956 сум, ә программада катнашучыларныкы – аена 1 705 сум тәшкил итә. Пенсиянең ике төре дә элеккеге пенсия яше чикләрендә: ир-атларга – 60 яшьтән, хатын-кызларга – 55 яшьтән (яки, пенсиягә вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия булганда – бу яшьтән алданрак) билгеләнә.


Фикер өстәү