Мәскәүдә Җиңү Парады кайчан узачагы билгеле булды

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Парад 24 июньдә Мәскәүдә узачак, дип хәбәр итте Россия Президенты Владимир Путин.

Дәүләт башлыгы әлеге вакыйгага әзерлекне башларга боерды. Шойгуга иң катгый куркынычсызлык режимын тәэмин итү, хәвеф-хәтәрләрне минимумга җиткерү йөкләнде.
Путин билгеләп үткәнчә, «Үлемсез полк» маршында хәзер социаль дистанцияне үтәп булмый, шуңа күрә аны, хәрби-диңгез флоты парадыннан соң, 26 июльдә үткәрү планлаштырыла.


Фикер өстәү