Имтиханга киткән җиреннән юкка чыккан егетнең әбисе оныгы хәсрәтеннән үлеп киткән

Башкортстан Республикасында май ахырында эзсез-хәбәрсез югалган унҗиде яшьлек Тимур Сөләймановны эзләү дәвам итә. Егет әбисе белән Белокатайский районы Юлдаш авылында яшәгән, дип яза “NewsBash”.

28 майда Тимур әбисенә чыгарылыш имтиханын тапшыру өчен Новобелокатай авылына барырга җыенуын әйткән. Кичен әбисе, имтиханын уңышлы тапшыру уңаеннан котламакчы булып, оныгын түземсезлек белән көткән. Әмма егет ул кичтә дә, аннан соң да кайтмаган.

Якыннары Тимурны, дуслары янында калгандыр, дип уйлап, өч көн көткән. Шуннан соң улы белән телефон аша элемтәгә керә алмавына гаҗизләнгән әнисенең хокук саклау органнарына йөрәк пәрасенең югалуы турында гариза белән мөрәҗәгать итүдән башка чарасы калмаган. Шул ук вакытта аның имтиханга да килмәгәнлеге ачыкланган.

Волонтерлар һәм авыл халкы югалган үсмерне көне-төне эзләгән. Алар Юлдаш һәм Новобелокатай авыллары тирәсен бик җентекләп тикшереп чыккан. Ләкин егетнең эзенә төшүгә ирешелмәгән. Соңыннан, янәсе, Тимурны күрше районда күргәнлекләре турында хәбәр пәйда булган. Ләкин ул анда да табылмаган.
5 июньдә Башкортстан Тикшерү комитетында үсмернең югалуына бәйле җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр фикеренчә, аны үтергән булырга мөмкиннәр.

Шушы көннәрдә генә, оныгы өчен бик нык борчылудан, әбисенең дә үлеп китүе мәгълүм булган. Шуңа да карамастан, волонтерлар Тимурны табуга өметләрен җуймый: алар аны һәр көн саен эзли.
Югалган егетнең билгеләре: буе 150-155 см, ябык гәүдәле, кыска коңгырт чәчле. Югалган көнне соры шортыдан, аксыл футболкадан булган. Үзе белән кара төстәге биштәре һәм бәйләгән кара башлыгы булган.
Бу егет турында ниндидер мәгълүмат белүчеләрдән хокук саклау органнары белән элемтәгә керүне сорыйлар.


Фикер өстәү