Яңа ел бәйрәмнәрендә хәмерне теләсә кайдан сатып алмаска киңәш итәләр

Хәмерне теләсә кайдан сатып алу фаҗига белән төгәлләнергә мөмкин. Дәүләт алкоголь инспекциясе контроль-инспекция бүлеге башлыгы Татьяна Хәбибуллина шулай дигән.

Аның сүзләренә караганда, хәмерне һич тә кулдан һәм интернет аша алырга ярамый. Ул шулай ук әлеге продукцияне интернет аша сатуның закон нигезендә тыелуын искә төшергән. Хәбибуллина көмешкә сатучылардан да читтәрәк йөрергә киңәш иткән.  Анысы да сәламәтлеккә зур зарар салырга мөмкин, дигән ул.

Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы Резеда Хәева әйтүенчә, хәмер эчү аркасында үз-үзен белештермәс дәрәҗәгә җитүчеләр гадәттә 5–8 гыйнвар тирәсендә нык арта башлый.


Фикер өстәү