Рөстәм Миңнеханов: «Мин дә бу эшкә кушылырга әзер»

3 меңнән артык катнашучы, 51 стартап. Казанда унҗиденче тапкыр Россия венчур форумы узды. Киләчәктә тормышка ашырырга мөмкин булган проектлар турында бүген сөйләшүгә корылган әлеге мәйданның абруен Татарстан башкаласына килгән кунаклар да югары бәяләде.

Форумның ачылыш тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул илебез венчур инвестицияләре базарының төп вакыйгасы булган әлеге чараның Казанда 2005 елдан бирле узуын искәртте.

– Казанда очрашып фикер алышу, күргәзмәләр оештыру өчен әлеге мәйдан бар. Без форумның быелгы эшен кызыклы һәм файдалы итәргә тырышачакбыз, – диде ул чарада катнашучыларга.

Аның сүзләрен Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен да куәтләде. Аның әйтүенчә, ел саен үткәрелүче форум мәйданы үзенең ни дәрәҗәдә әһәмиятле һәм мөһим булуын раслап күрсәтте инде.

– Форум күпсанлы инноваторлар һәм инвесторлар җәлеп итә. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән һәр компаниягә – үз инвесторын табуын, ә һәр инвесторга җыеннан инновацияле технологияләр  белән кайтып китүен телим, – диде Альбина Никконен.

Быел форумда тышкы һәм эчке вазгыятькә бәйле рәвештә, базарны үстерүнең яңа юллары турында фикер алыштылар. Җыенда катнашучылар киләчәкне сайлый, дигән фикер белдерде «Сколково» фондының инновацияләр буенча өлкән вице-президенты Кирилл Каем.

– Бүген фикер алышкан проектлар киләсе биш-җиде елда без башкарачак эшләрнең нигезенә ятачак. Чөнки технологиягә ихтыяҗ арта гына. Әмма әлегә идея дәрәҗәсендә генә булган проектларга акча җәлеп итү көнүзәк мәсьәлә булып тора, – диде ул.

Быел форумда 3 меңнән артык кеше катнашырга теләк белдергән. Күргәзмәдә 51 стартап тәкъдим иттеләр. Аларны Рөстәм Миңнеханов та карады. Татарстан Рәисе фикеренчә, санкцияләр һәм тышкы чикләүләр безнең илдә венчур инвестицияләре темасына кызыксынуны киметмәде. Киресенчә, кайбер чит ил компанияләренең базардан китүе яңа катнашучыларга юл ачты. Бу хакта ул Россия венчур форумының пленар сессиясендә әйтте.

– Күргәзмәдә тәкъдим ителгән проектларның күбесе бик тормышчан һәм кирәкле. Форум тармакка бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышырга мөмкинлек бирә. Без бу фикерләрне ил җитәкчелегенә җиткерергә тиеш. Мин дә бу эшкә кушылырга әзер, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү