Казанда узачак венчур форумына 200гә якын инвестор җыелачак

Казанда 7–8 апрель көннәрендә XV Россия венчур форумы узачак. Бу юлы «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә 3 меңнән артык катнашучы, 200гә якын Россия һәм халыкара инвестор җыелачак дип көтелә.

Хөкүмәт йортындагы брифингта Татарстаның инвестиция-венчур фонды җитәкчесе Айнур Әйделдинов форумның үзенчәлекләре турында сөйләде.

Әлеге юбилей форумы 2020 елның апрелендә узарга тиеш иде. Пандемия аркасында аны күчерергә туры килде. Форумда катнашу өчен быел 350гә якын компания гариза тапшырган. Шуларның 50сен сайлап алганнар. Бу компанияләр форумда үзләрен инвесторларга тәкъдим итәчәк. Җиңүчеләрне 3 һәм 5 млн сум күләмдә акчалата грантлар көтә.

– Форум ике төрле форматта – онлайн да, оффлайн да узачак. Конгресс оештырылачак. Биредә инвестицияләү мәсьәләләре, актуаль сорауларга сөйләшү, күргәзмәләр һәм башка чаралар турында фикер алышу булачак, – диде Айнур Әйделдинов. – Чыгыш ясаучылар арасында Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге танылган бизнес вәкилләре булачак. Шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та форум эшчәнлегендә катнашыр дип көтелә. Форумның икенче көне чараларга бай булачак. Башта күргәзмәләр белән танышу, аннан пленар утырыш узачак.

Форумның төп темасы итеп киләчәк унъеллыкны алганнар. «Россияне, гомумән, бөтен дөньяны,  икътисади һәм социаль үсеш моделен яңадан карарга мәҗбүр иткән, венчур индустриянең урынын билгеләгән яңа чор килә. Һичшиксез, алдагы дистә ел турында сөйләшү – чараның үзәк темасы булачак», – диде Айнур Әйделдинов.

 


Фикер өстәү