Казанда 300 метр озынлыктагы Георгий тасмасын сузганнар

Акцияне “Бердәм Россия”нең Яшь гвардиясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм “Бердәм Россия”нең Татарстандагы төбәк бүлекләре оештырган.

“Георгий тасмасы – Россиядә миллионнарча кешене берләштерүче символ. 9 май көнне аны бездә һәр бала, Бөек Ватан сугышы кырларында мәңгелеккә ятып калган батырларыбыз истәлеге хөрмәтенә, йөрәге янында йөртә”, – дип билгеләп үткән “Яшь гвардия”нең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов.

“Георгий тасмасы – Җиңү көненең, Бөек Ватан сугышы чорындагы каһарманлыкның аерылгысыз символы. Махсус хәрби операция башланганнан бирле Георгий тасмасы яңа төсмер алды”, – дигән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Алдынгылар хәрәкәте”нең Казан җирле бүлеге җитәкчесе Динар Бариев.


Фикер өстәү