Өлкәннәр тормышы. «Балкыш» үзешчән башкаручылар бәйгесенең беренче гала-концерты узды

Республикада «Балкыш» үзешчән башкаручылар бәйгесенең беренче гала-концерты узды. Әле алар тагын ике тапкыр узачак. Быел  бу фестиваль 8 нче тапкыр уздырыла. Ул Җиңү көненә багышланган иде. Татарстанның 26 районыннан килгән фестиваль лауреатлары Казан сәхнәсендә чыгыш ясады.

Инде беренче генә тапкыр язуым да түгел – өлкәннәр яныннан яшисе килеп кайтам. Аларда булган тормышны ярату хисе янәшәдәгеләргә дә күчәдер сыман.  Аларның күзләре елмая, йөзләре балкып тора. Сәхнәдәгеләргә берәү дә үз яшен бирми. Өлкәннәр чыгышын карарга килгән Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова да өлкәннәрнең балкып торган йөзләренә игътибар иткән.

– Моннан 12 ел элек Хәбир Иштирәковның, фестиваль уздырыйк әле, дип йөргәне истә. Ул чакта аңа бик күп түрәләрнең ишеген шакырга туры килде. Балалар өчен фестивальләр күп, өлкәннәргә юк дигән иде ул. Аның тырышлыгы бушка китмәде, республикада нинди матур фестиваль гөрләтеп эшли хәзер, – диде Татьяна Ларионова. – Өлкән буынга рәхмәттән башка сүз юк. Булуыгыз өчен, тормышны яратып яшәвегез өчен рәхмәт. Сез ватанпәрвәрлекне тәрбияләүдә, гореф-гадәтләрне саклауда зур эш алып барасыз.

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова да фестиваль эшчәнлегенә югары бәя бирде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның сәламен  һәм изге теләкләрен җиткерде ул.

– Мин бу чарага бик теләп киләм. Әлеге фестиваль күпме кешене бергә җыя. Сез зур гаиләгә әйләндегез. Гаилә елында  мин сезгә бары тик бәхет, нык сәламәтлек телим, – диде ул.

Татарстанның ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков әйтүенчә, быелгы сайлап алу турларында республиканың барлык районнарыннан 25 мең кеше катнашкан. Финалга чыгучылар бик күп икән. Аларның һәркайсының Казан сәхнәсендә чыгыш ясыйсы килә.

–  Талантлы өлкәннәребез күп. Алар бии дә, җырлый да, матур итеп шигырь дә сөйли. Беренчедән, үзегезнең тырышлык, икенчедән, җирле ветеран оешмалары җитәкчеләренең дә хезмәте бу, – ди Хәбир Иштирәков. – Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин беренче көннән  фестивальнең оештыру комитетын җитәкли. Әле аның бер генә тапкыр да гала-концертка килми калганы юк иде. Санкт-Петербургта сәфәрдә ул. Анда өлкәннәр проблемаларын хәл итеп йөри. Без республика җитәкчеләренә рәхмәтле. Рәисебез Рөстәм Миңнеханов фестивальнең матди ягын кайгырта.

«Балкыш» фестивален белмәгән кеше юк. Анда катнашу өчен чират торалар. Безнең редакциягә дә, мин дә катнашыйм әле, дип шалтыратучылар бар. Республика ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының кабул итү бүлмәсенә дә көн саен диярлек катнашырга теләүчеләр килә икән.

– Сәхнә яшәртә дә әле ул.  Мин бик шатмын. Шушы яшемдә Казанга килә алуыма сөендем. Бүләкләделәр дә әле. Теләчегә бик матур самавыр белән кайтып китәм, – ди 98 яшьлек Алексей Писеров. – Фестивальдә сугышта дустым белән бергә иҗат иткән шигырьне сөйләдем. Без аны сөйгән ярларыбызга атап язган идек. Ул чакта 18–19 яшьлек егетләр идек. Гомер дигәне уза да китә икән. Әле шөкер, үз аякларымда йөрим, үз акылымдамын. Кызыма рәхмәт. Ул тәрбияләп тора. Ул булмаса, өйдән дә чыкмас идем.

Сәхнәдә кызлар кебек өлкән яшьтәгеләр дә чыгыш ясады. Чирмешән сылулары икән. Бик матур итеп биеде алар. Берәү дә алар турында инде лаеклы ялдадыр, оныклар сөяләрдер димәс. Бию бер хәл, алар бөтен залны нурга күмде. Йөзләреннән елмаю китми. Киемнәре дә бик килешле итеп тегелгән.

Әлеге концерт Җиңүнең 79 еллыгына багышланган иде. Сәхнәдә туган якны ярату һәм Җиңү турындагы җырлар күп булды. Сугыш хатирәләрен дә яңарттылар. Күңелне күтәргән шаян җырлар да булды.  Тамашачының кайтасы да килмәде хәтта. Катнашучыларны алкышларга күмделәр.

–  Районның ветераннар хоры белән берлектә балалар да чыгыш ясады. Беренчедән, без  буыннар чылбырын өзмибез, икенчедән, сабыйлар Бөек Ватан сугышы турында белеп үсә. Өлкәннәр белән яшьләр арасындагы элемтә дә югалмый. Фестивальдә катнашам, дип торучылар безнең районда да күп алар. Барысы да бик сәләтле. Моңнары ташып тора. Әлеге чара сәләтен күрсәтми яшәгән талантларны зур сәхнәгә чыгара, – ди Мамадыш район мәдәният йорты директоры Эльмира Әхмәтова.

САН

 Быел фестивальдә 25 мең кеше катнашкан. Анда чыгыш ясаган иң өлкән Бөек Ватан сугышы ветеранына – 98, тыл хезмәтчәненә – 92, сугыш чоры баласына – 74 яшь.

 

 


Фикер өстәү