Үзәк сайлау комиссиясе Президент сайлауда тавыш бирү өчен бюллетень текстын раслаган

Россия Үзәк сайлау комиссиясе ил Президентын сайлауда тавыш бирү өчен сайлау бюллетене текстын раслаган. Документның фотосурәте комиссия сайтына урнаштырылган.

Бюллетеньдә теркәлгән кандидатларның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме әлифба тәртибендә урнаштырылган. Һәркайсының турысына кандидат хакында кыскача мәгълүматлар: туган елы, яшәү урыны, сайлауда катнашу өчен кем тарафыннан тәкъдим ителүе күрсәтелгән. Кандидат сәяси партия әгъзасы булып торуын күрсәткән очракта, партия атамасы һәм кандидатның статусы язып куелган.

“Бюллетеньдә кандидатларга бирелгән урыннар – бертигез зурлыкта, һәм алар кара төстәге туры сызык белән бүленгән”, – диелгән Үзәк сайлау комиссиясе хәбәрендә.

Сүз уңаеннан, сайлау комиссияләре барлыгы 113 миллионнан артыграк сайлау бюллетенен бастырып чыгарачак.


Фикер өстәү