Татарстанда йорт подвалында колаклары кисеп алынган бер ир-ат мәетен тапканнар

Бүген иртән Чаллының 42 нче комплексындагы йорт подвалында бер ир-атның мәетен тапканнар. Слесарь-сантехниклар, эшкә килгәч, котчыкмалы табылдыкка юлыккан, дип яза “Челнинские известия”.

Тикшерү барышында билгеләнгәнчә, мәрхүм ир-ат – 1971 елгы. Башлангыч мәгълүматларга караганда, аны рәхимсез төстә кыйнаганнар: башын җәрәхәтләгәннәр, аякларын сындырганнар, колакларының өске өлешен кисеп алганнар.
Әлеге котчыкмалы очрак буенча “Үтерү” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү чаралары үткәрелә.


Фикер өстәү