Юрист эссе көннәрдә кайсы очракта эш сәгате кыскарырга тиешлеген аңлаткан

Эш бирүче эссе көннәрдә бинада билгеле бер шартларны тәэмин итә алмый икән, ул хезмәткәрләрнең эш көнен кыскартырга тиеш, дип сөйләгән Sputnik радиосына биргән интервьюсында юрист Олег Бабич. Бу хакта РИА Новости яза.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексы эш бирүчеләрне үз хезмәткәрләренең сәламәтлек өчен мөмкин кадәр куркынычсыз шартларда һөнәри бурычларын үтәү өчен чаралар күрергә мәҗбүр итә. Мәсәлән, җәйге эсседә, хезмәт бинасында температура 28 градустан артып китсә, эш көнен кыскартырга кирәк, дип билгеләп үтте Бабич.

«Стандарт эш көне озынлыгы саклана торган чик нормасы — 28 градус. Әгәр бүлмә температурасы бу чиктән 0,5 градуска артып китсә, эш көнен бер сәгатькә кыскартырга кирәк. Әгәр һава 29 градуска кадәр җылынса, ике сәгать. 30,5 градус температурада – дүрт сәгатькә», — дип аңлатты ул.

Кагыйдә буенча, әгәр бинада температура нормадан югарырак булса, эш бирүче хезмәткәрләргә медицина ярдәме күрсәтү турында кайгыртырга тиеш, диде Бабич. Юрист сүзләренчә, норматив актлар эшчеләрне эссе һава торышында эчәр су белән тәэмин итәргә куша.

 


Фикер өстәү