Көчле яңгырдан автомобиль күпере җимерелгән: бер машина һәлакәткә юлыккан

Приморье краенда Иннокентьевка авылына илтүче юлда көчле яңгырдан автомобиль күпере җимерелгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл узган төндә Иннокентьевка авылына килү юлының 6нчы чакрымында булган.
Бу вакытта күпер аша Nissan Note машинасы чыгып килгән булган. Автомобиль, йөртүчесе һәм пассажиры белән, күпер сынудан барлыкка килгән чокырга килеп төшкән.

Килеп туган хәлләрнең барлык нечкәлекләрен ачыклау һәм хокук саклау органнарының махсус хезмәтләр белән эшчәнлеген җайга салу өчен, бу урынга Лесозаводск районара прокуроры килгән.


Фикер өстәү