Быел кемнәргә милеккә салым түләмәскә мөмкин булуын аңлатканнар

Салым кодексында салым түләү буенча кайбер ташламалар каралган. Алардан, шул исәптән, пенсионерлар һәм күп балалы гаиләләр файдаланырга мөмкин. Алдагы елга салым 1 декабрьгә кадәр түләнелә. Димәк, 2022 ел өчен 2023 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк булачак.

Салымны кемнәр түли? Милекчеләр. Биредә торак йорт, фатир, бүлмә, гараж, машина урыны, тәмамланмаган төзелеш объекты, башка бина-бүлмәләр турында сүз бара. Күп фатирлы йортларда гомуми милеккә салым салынмый.

Салым күчемсез милекнең кадастр бәясенә бәйле. Милеккә салым кадастр бәясенең 0,1%ын тәшкил итә.
Быел Россиядә корылмалар, тәмамланылмаган төзелеш объектлары, биналар һәм бүлмәләрнең кадастр бәясе билгеләнәчәк. Шулай итеп, 2023 елдан башлап, милекнең кадастр бәясе төбәкләрдә – дүрт елга бер тапкыр, ә федераль әһәмияттәге шәһәрләрдә – ике елга бер тапкыр яңадан каралачак.

Салым түләүдән кемнәр азат ителә соң? Иң элек – пенсионерлар. Шулай ук кайбер башка кешеләр. Алар арасында – Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары. I һәм II инвалидлар, балачактан инвалидлар, инвалид балалар, Бөек Ватан сугышында һәм башка хәрби операциядә катнашучылар һ.б.
Шулай ук күпбалалы гаиләләр дә милеккә салым түләүдә ташламалар файдаланырга мөмкин .Алар һәр бала өчен йортның 7 кв. метр мәйданы, фатирның – 5 кв.м мәйданы өчен генә түли.


Фикер өстәү