Эт-мәчеләрне урамда ташлап калдыручыларга 30 мең сумга кадәр штраф яный

Хайваннарга карата рәхимсез мөнәсәбәт өчен яңа штрафлар пәйда булачак.

Дәүләт Думасының Экология һәм әйләнә тирә-мохитне саклау комитеты рәисе беренче урынбасары Владимир Буратов белдергәнчә, Россиядә хайваннарга карата рәхимсез мөнәсәбәт өчен яңа штрафлар кертеләчәк.

Иң элек эт-мәчеләрен урамда ташлап калдыручыларга җәза чарасы күрелә башлаячак. Мондый шыксыз гамәл өчен 30 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Ә инде эт-мазар кемнедер тешләсә, хуҗасы административ штрафка ук тартылырга мөмкин. Бу очракта штраф күләменең 200 мең сумга җитүе ихтимал.

Буратов билгеләп үткәнчә, хайваннарны җәберләүче тәртипсез балалар да (алар Җинаять кодексы йогынтысына эләкми) җаваплылыктан кача алмаячак. Хайванга суккан, типкән өчен җәза чарасы күреләчәк.

Моннан тыш сукбай хайваннарга приютлар төземәүче түрәләр дә җәзасыз калмаячак.


Фикер өстәү