Эт-мәчеләрне үрчетеп сатучылардан салым түләтергә җыеналар

Дәүләт Думасының Экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохит буенча комитеты йорт хайваннарын үрчетеп сатучылардан салып түләтергә, шулай ук аларга хайваннарны теркәтү, сертификацияләү бурычын куярга тәкъдим иткән.

Бу җәһәттән тиешле закон проекты әзерләнгән дә инде. “Известия”, комитетның беренче урынбасары Владимир Бурматов сүзләренә таянып, шулай дип яза.

Депутат әйтүенчә, хайваннарны начар шартларда үрчетүче, аларның сәламәтлеген һәм токымын кайгыртмаучы “черный заводчик”лардан котылу мөмкинлеге бирергә тиеш бу.
“Әйтик, мин шундый бер рекордны – бер фатирда 70 пудель тоту очрагын беләм. Күршедә яшәүчеләр тавышка, искә ничек чыдаганнарын бер үзләре генә белгәндер”, – дип аңлатып үткән Бурматов. Шул ук вакытта ул мондыйларның хайваннарны газаплап яшәтүләрен искәрткән.

«Моннан тыш сәясәтче әйбәт кенә бәядән сатып алынган эт яки мәченең берникадәр вакыттан соң үлеп китү очракларының да күп булуын билгеләп үткән.

“Известия”гә Думан комитеты хәбәр иткәнчә, закон проектын Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы башлангыч рәвештә хуплаган. Хәзер документ Министрлар Кабинетына карауга юлланган.


Фикер өстәү