Табиб-нефролог Ильмира Галина: Бөер авырулары үзләрен берничек сиздермичә, яшерен рәвештә дә уза ала

 

Җир шарында яшәүчеләрнең өчтән бере бөер авыруларыннан интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре шулай дип ышандыра. Организмыбызны даими рәвештә чистартып торучы иң мөһим органнарның берсе ул. Аны ничек сакларга? БАДлар ярдәмендә бөер чистарту дөресме? Табиб-нефролог Ильмира Галина бөергә бәйле сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Бөер авырулары бүген ни дәрәҗәдә киң таралган?

– Бүген Җир шарында яшәүчеләрнең 15 проценты хроник бөер авыруларыннан интегә. Кызганыч, бу сан елдан-ел арта бара. Үлем-китем, инвалидлыкка китергән иң мәкерле чирләрнең берсе санала ул. Соңгы арада бөер ялкынсыну (пиелонефрит), бөергә таш утыру, шикәр чире яки кан басымы күтәрелү аркасында пәйда булган хроник бөер авырулары бигрәк тә еш очрый. Бөер ялкынсынудан күбесенчә яшь кызлар интегә. Бу аңлашыла да: матурлык артыннан куып, күп кенә гүзәл затлар сәламәтлеге турында оныта, туңса да, түзә. Бу исә, үз чиратында, күп кенә мөһим органнарның, шул исәптән бөернең ялкынсынуына китерә. Бөергә таш утыру очраклары исә дөрес тукланмаган, сәламәт яшәү рәвеше алып бармаган кешеләр арасында күбрәк очрый. Ул нәселдән дә күчәргә мөмкин.

– Бөер авырулары үзләрен нинди билгеләр буенча сиздерә?

– Бөердә хилафлыклар булганда, иң беренче чиратта, бил авырта. Андый чакта кичекмәстән терапевт, невролог, нефрологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Төнлә кече йомыш белән еш йөрергә туры килсә дә, шикләнергә җирлек бар. Норма буенча кеше төнлә, гомумән, кече йомыш белән йөрергә тиеш түгел. Кан басымы әледән-әле күтәрелеп, аны дарулар ярдәмендә генә рәтләп булмаса да, бөерләрне тикшертергә кирәк. Куллар, аяклар шешенсә, хәлсезлек борчыса, кеше тиз арыса, аппетиты югалса да, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Алар бернинди билгеләрсез генә дә уза аламы?

– Әйе, бөер авырулары үзләрен берничек сиздермичә, яшерен рәвештә дә уза ала. Шуңа күрә аларны еш кына «яшерен үтерүче» дип тә йөртәләр. Гомумән, бөер авыруларының күбесе бернинди билгеләрсез уза. Ник дигәндә, аларда авырту рецепторлары булмый. Авырту фәкать чир шактый аза башлагач – бөер тукымалары тартылганда (гидронефроз, поликистоз), бөергә таш утырганда, анда шеш пәйда булганда гына борчый башлый.

– Соңгы арада бөерләрне үзлегеннән төрле БАДлар, үлән чәйләре ярдәмендә чистартучылар күбәеп китте. Аларга ни диярсез?

– Бөерләрне үзлегеңнән генә дәваларга маташу – зур хата. БАД ахыргача өйрәнелеп, дәлилләнеп бетмәгән препарат санала. Шуңа күрә эчкән очракта да аны дәвалану өчен түгел, ә сәламәтлек белән бар да тәртиптә булганда, профилактика өчен генә эчәргә ярый. Берара Кытайда җитештерелгән ябыктыра торган чәйләр популярлашып алган иде. Озак та үтми, аны эчкән гүзәл затлар бер-бер артлы хастаханәгә эләгә башлады. Алар, нигездә, хәлсезлектән, бил авыртудан зарланды. Тикшерә торгач, ябыктыра торган чәйләр аркасында бөерләренә зыян килгәнлеге ачыкланды. Ник дигәндә, андый чәйләрнең составында бөергә «бәрә» торган аристохолий кислотасы бар. Бөерне чистартырга уйлаган кеше нарат җиләге, мүк җиләге, гөлҗимеш чәе эчә ала. Алар ялкынсынудан саклый, сидек кудыра.

– Каһвә эчәргә яратучыларга ни диярсез?

– Каһвәнең бөерләргә бер зыяны да юк. Дөньякүләм нефролог, кардиолог, терапевтлар тарафыннан күптән расланган бу. Дөрес, чама хисен дә онытырга ярамый. Организмга зыян булмасын өчен көнгә күп дигәндә 4 чынаяк кына каһвә эчәргә рөхсәт ителә. Башка эчемлекләргә килгәндә, яшел чәй бөерләр өчен файдалырак санала. Ә менә исерткеч эчемлекләр бөерләргә зур зыян сала. Аерым алганда, алар бөер тукымасының зарарлануына (нефропатия) китерә.

– Бөреләргә ни сәбәпле таш утыра?

– Подагра авыруыннан интеккән, чистартылмаган каты селтеле су эчкән, ачы ризык ашарга яраткан кешедә еш күзәтелә ул. Сидек юллары ялкынсынганда, организмга Д, А витамины җитмәгәндә, остеопороз вакытында да бөерләргә таш утырырга мөмкин. Бу күренеш нәселдән дә күчә ала. Ташларны алдырмасаң, кан китәргә, түзеп булмаслык көчле авырту башланырга, ахыр чиктә, бөтенләй бөерсез үк калырга мөмкин.

Бөерләр сәламәт булсын өчен

– Даими рәвештә табибка күренеп торырга, профилактик медицина тикшеренүләренә җаваплы карарга кирәк.

– Көненә 2 литр чиста су эчү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару да мөһим.

– Артык майлы, ачы, тозлы ризык – бөерләрнең дошманы. Моны һәрчак истә тотыгыз.

– Кан басымын, кандагы глюкоза, холестерин күләмен дә һәрчак контрольдә тотыгыз.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү