Үт куыгы ялкынсынган вакытта кабак булыша

 Үт куыгы ялкынсынган вакытта

Үт куыгы һәм бавыр ялкынсынудан «кабак сөте» эчү файдалы. Аны әзерләү өчен 50 г чистартылган төшкә су (80 мл) һәм шикәр комы (20 г) салып изегез. Аннары файдалы «сөт»не ач карынга эчегез. Бавырга кабак орлыклары төнәтмәсе дә файдалы. 250–500 г орлыкка 0,5–1 л кайнар су салып, 2 сәгать төнәтегез. Төнәтмәне 1 сәгать дәвамында эчәргә кирәк.

 Үт кудыру өчен

Кабак йомшагын турап, тары боткасы пешерегез. Боткага май, сөт, бал өстәгез. Мондый ботканы һәр көнне ашагыз. Ул үт куыгы авырулары вакытында файдалы.


Фикер өстәү