Татар җәмәгатьчелеге бүген Казанда шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Резедә Вәлиева белән хушлашты. Балалар шагыйрәсе Резедә Вәлиева 19 октябрь көнне 92 яшендә вафат булган иде. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Соңгы юлга озату мәрасиме Шуртыгина урамында – шагыйрә яшәгән йорт янында узды. Мәрасимне язучы Вакыйф Нуриев алып барды.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: «Резедә апа минем өчен бик якын кеше иде. Ул минем беренче китабымның редакторы булды. Аның шигырьләрен укып үстек бит. Аны күргәч: «Шундый итагатьле шагыйрәләр дә була икән», — дип шаккатып куйдым. Ул күңелне аңлый торган кеше, шагыйрә иде. Өлкәнәйгәч, безнең – язучыларның хөрмәтенә лаек булып, хөрмәтен казанып яшәде, иҗат итте», – диде.
Шагыйрәне озатырга Казан балалар бакчасы тәрбиячеләре, укытучылар, шагыйрь, язучылар, җырчылар җыелган иде. Җеназа намазын «Мәрҗәни» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов укыды. Шагыйрәне Яңа Татар бистәсе зиратында җирләделәр.