«Менә ул ярату! Моны бернинди дәүләт бүләге, премия, медальләр белән алыштырып булмый!» Резеда Вәлиева турында истәлекләр

19 октябрь көнне күренекле шагыйрә Резеда Вәлиева вафат булды. Ул 1930 елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында туа. Аның иң беренче җыентыгы 1960 еллрада басылып чыга.

Резедә Вәлиева – татар балалар әдәбиятын тәрҗемәләре белән дә баеткан каләм ияләренең берсе. Аның бик күп шигырьләре, матур җырлары калды. Шагыйрәне иртәгә җирләячәкләр.

Күпләр белә, Резедә Вәлиева балалар бакчасында, мәктәпләрдә еш кунак иде. Бер дә иренмәде, гел сабыйлар арасында булды. Шагыйрәне Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты Гөлшат Фәрхетдинова чиста күңелле кеше иде дип искә ала.
– Балалар шигырь язган кеше башкача була да алмый. Ачык иде ул. Һәр балага вакыт табып, аларның бар сорауларына җавап бирер иде. Аның бит әле шигырьләре дә йөгерек тел белән язылган, тиз укыла, из ятлана, – диде ул.

Тиз ятлана дигәннән, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова аның “Пионерка Гөлназ” әле дә яттан сөйли. Безгә дә сөйләп күрсәтте.
– Резеда апа бөтен татар балаларының дәү әнисе иде ул. Әбиләре булмаган сабыйлар да аңа сыена иде. Артык тыйнак булды шул. Булганына шөкер итеп яшәде. Беркайчан да бәрелеп сүз әйтмәде. Ә менә җылы сүзен кызганмый иде. “Каен алмасы” дип аталган китабым чыккач, шулкадәр матур итеп бу хакта матбугатта язып чыкты. “Ватаным Татарстан” да иде әле ул. Ул да Тукай премиясен алырга дип берничә ел рәттән гариза тапшырган иде. Тукайныкы булмаса, Абдулла Алишныкын алды ул. Әйтәм бит, чәчрәп йөри торган кеше түгел иде. Урыны оҗмахта булсын. Аның шигырьләре белән үскән балалар Резеда апаларын озак еллар онытмас әле, – диде ул.

Казанның 133 нче балалар бакчасында татар теле тәрбияче Лилия Ибраһимова да Резеда апаны бик яратып исә төшерә.
– 167 нче бакчада тәрбияче булып эшләгәндә, ул безгә очрашуга килде. Мин шунда аның акыллы, сабыр, кече күңелле булуын күреп шаккаттым. Аның күңеле бик чиста иде. Һәр баланы үзенеке төсле итеп яратты ул. “Балам”, “Җаным” дип кенә торды. Аларны чәчләреннән сыйпар иде. Һәр сабыйга матур сүзләр әйтер иде. Ә шигырьләренә килгәндә аларны укып та, сөйләп туеп булмый. Чын балалар шагыйрәсе иде ул. Сабыйлар рәхмәте аңа савап булып язылсын. Җәннәт түрләрендә булса иде, – ди Лилия Ибраһимова.
Татарстанның язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Резеда апаны халык мәхәббәтен яулаган шагыйрә дип атады.

– Резеда апа күп еллар Татарстан Китап нәшриятында эшләде. Минем беренче китабымның редакторы иде, – ди ул. – Мин аны шул еллардан бирле беләм. Бервакыт икәү бергә бер ял йортына очрашуга бардык. Мин бит инде ярсып сөйләшәм, ә ул сабыр гына утыра. Толымнарын кистереп сугышка киткән апасы турындагы шигырьне дә тыныч кына укыды. Шаккатым шунда. Йөрәккә тия торган шигырьне дә шулай укып була икән. Залдагы хатын-кызлар елап та алды шулчак. Аны бик яраттылар. Очрашудан соң 20ләп китабын сатып алдылар. Мин исә 2 китап саттым. Анысын да әле танышлар алды. Менә ул ярату! Моны бернинди дәүләт бүләге, премияләр, медальләр белән алыштырып булмый инде. Төп бәяне халык бирә!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Күренекле шагыйрә Резеда Вәлиева белән хушлашу иртәгә, 21 октябрьдә, 9.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Шуртыгин урамы, 21 нче йорт (6 нчы фатир) адресы буенча булачак. 


Фикер өстәү