Терапевт Регина Ахунова: «Гемоглобинның югары булуы – йөрәк, үпкә авырулары, ә түбән булуы шеш, инфекция турында кисәтә»

Күпме генә йокласаң да, йокы туймый, чәч коела, көн дәвамында хәлсезлек сизелә… Гемоглобины түбән булган кешеләргә таныш билгеләр бу. Җир шарында яшәүче һәр өч кешенең берсе кандагы гемоглобинның түбән булуыннан интегә, ди белгечләр. Аны ничек күтәрергә? Гемоглобинның югары булуы нәрсәсе белән куркыныч?

Әлеге сорауларыбызга Казан дәүләт медицина академиясенең госпиталь һәм хастаханә терапиясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, терапевт Регина Ахунова ачыклык кертте.

Гемоглобин ни сәбәпле түбәнәя? Ул нәрсәсе белән куркыныч?

– Гемоглобины түбән булган кеше вируслы инфекцияләргә ешрак бирешә. Кандагы эритроцитлар күләме кими, гемоглобин түбәнәя, йөрәк көчәнеп эшли, организмга кислород җитми башлый. Гемоглобин түбәнәюне икенче төрле анемия дип атыйлар. Ул организмдагы бик күп хилафлыклар (ризыкның начар үзләштерелүе, эчке кан китү, шеш, инфекция) турында кисәтә ала. Түбән калорияле диета яки вегетарианлык белән мавыккан, даими рәвештә донор буларак кан тапшырган, яңа гына операция ясаткан кешенең гемоглобины түбән булырга мөмкин. Хатын-кызларның күрем вакытында да җиңелчә анемия күзәтелә ала.

Гемоглобинның нормадан югары булуы нәрсәсе белән куркыныч?

– Гемоглобинның нормадан югары булуы йөрәк, үпкә эшчәнлегенең җиткелекле булмавы, эритремия, бөер авырулары турында кисәтә. Кандагы гемоглобин күләменең чамадан тыш артып китүенә озак вакыт авыр физик эш башкару, стресс, билгеле бер дарулар эчү, таулы районнарда яшәү дә сәбәпче булырга мөмкин. Күп еллар дәвамында тәмәке тарткан, пычрак һавалы зур шәһәрләрдә яшәүчеләр дә гемоглобины югары булудан интегә. Шул рәвешле гемоглобинның түбән булуы да, югарылыгы да бик күп җитди авырулар турында кисәтергә мөмкин. Шуңа күрә организмда беренче билгеләр сизелүгә үк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзлегеңнән генә дәваланырга маташу – зур хата.

Билгеләр дигәннән, гемоглобинның түбән яки югары булуын нинди билгеләр буенча чамалап була?

– Гемоглобинның нормадан югары булуының ниндидер үзгә билгеләре юк диярлек. Ә менә ул түбән булганда кеше тиз арый, хәлсезлек сизә, баш авыртудан тилмерә, йокысы бозыла. Әйткәнемчә, гемоглобин канга, бигрәк тә тукымаларга кислород җитмәү аркасында түбәнәя. Шуңа күрә анемия вакытында иң беренче чиратта тән тиресе агара, хәлсезлек сизелә, кеше тиз арый, башы әйләнә, тыны кысыла. Кандагы гемоглобин дәрәҗәсе гомуми кан анализы ярдәмендә ачыклана.

Анемия вакытында ничек тукланырга кирәк?

– Гемоглобин түбән булганда, бавыр, ит, карабодай, хәлвә, чөгендер, гранат, кишер, кипкән җиләк-җимеш, чикләвек, уылдык, бал, кычыткан, йомырка, балык, шоколад, гөлҗимеш, кара карлыганга өстенлек бирергә кирәк. Ә менә банан, лимон, виноград, соя, ясмык, төче су балыгы, яшелчәләр, солы, арпа ярмасы, сыр, эремчек кебек ризыклар аны, киресенчә, төшерә.

Гемоглобин нормада булсын өчен киңәшләр

– Иң элек елына ким дигәндә бер тапкыр булса да гомуми кан анализы тапшырырга кирәк. Болай эшләгәндә, гемоглобин күләмендәге беренче үзгәрешләрне башлангыч чорда ук күреп алырга мөмкин. Анализ нәтиҗәләрендә үзгәрешләр булса, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

– Туклану, яшәү рәвешен фәкать белгеч белән киңәшләшеп кенә үзгәртү хәерле.

– Тәмәке – гемоглобинның дошманы. Сөрем газы гемоглобинның күзәнәкләргә кислород тапшыру сәләтен киметә. Шуңа күрә бу начар гадәттән баш тарту хәерле.

– Туклануга да зур игътибар бирергә кирәк. Анемияне кисәтү өчен аксымга бай ризыклар, составында тимер булган ярмалар, яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирергә киңәш ителә. Гемоглобины югары булган кешегә исә диңгез ризыкларына, ак ит, чикләвек, кузаклыларга өстенлек бирергә кирәк.

Гемоглобин нормасы

Яшь, җенес Норма (г/л)
Ир-атлар 130–160
Хатын-кызлар 115–145
Балалар тугач та беренче өч көндә 145–225
  җиде көнлек бала 135–215
ике атнага кадәр 125–205
1 айда 110–175
2 айда 90–140
3–6 айда 90–135
1–6 яшь 110-140
7–12 яшь 110–145
13–15 яшь 115 – 150

 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү