Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы: Казанда халыкның 54 проценты прививка ясаткан

Узган атнада Татарстанда 42 мең кеше прививка ясаткан.

Казан халкының яртысыннан артыгы коронавирустан вакцина ясатты, дип белдерде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

— 18 яшьтән өлкәнрәкләр саны 977 мең кеше тәшкил итә. Шуларның 570 меңенә прививка ясалган. Бу — халыкның 54,4 проценты. Бер атна эчендә үсеш 42 мең кеше тәшкил итте, — дип аңлатты ул.

План буенча 781 мең кеше вакцинацияләнергә тиеш, диде спикер. Моннан тыш, Жаворонков шәһәр буенча 48 вакцинация пункты булуын әйтте, аларның икесе – Мега һәм 7 нче хастаханәдә урнашканнары тәүлек әйләнәсе эшли.

— Сәламәтлек саклау министрлыгы гриппка каршы вакцинацияне коронавирусныкы белән бер үк вакытта ясатырга рөхсәт итүен исегезгә төшерәм. Бу куркынычсыз һәм нәтиҗәле. Моннан тыш, вакцинация булачак әниләр өчен рөхсәт ителә, — диде Жаворонков.


Фикер өстәү