Антитәнчекләрнең коронавирустан сакларлык күләме билгеле

Гамалея исемендәге үзәк Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаменты белән берлектә антитәнчекләрнең коронавирустан сакларлык күләмен билгеләү буенча тикшеренү уздырган. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе академигы, Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург “Известия” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә сөйләп үткән.

Тикшеренүдә Мәскәүдә яшәүче 4 мең кеше катнашкан. Нәтиҗәдә антитәнчекләрнең 300 берәмлегенең “Дельта” штаммыннан тулысынча саклавы билгеләнгән. Гинцбург әйтүенчә, антитәнчекләр бу күрсәткечтән кимрәк икән, “Спутник Лайт” вакцинасы белән прививка ясатырга кирәк.

“Лайт” белән вакцинация узганнан соң антитәнчекләр 350-400гә җитсә, “Спутник”ның икенче компоненты белән вакцинация узарга мөмкин, дигән белгеч. Гомумән, Гинцбург сүзләренә караганда, иң әйбәте – антитәнчекләрнең организмда 500 берәмлек тәшкил итүе.


Фикер өстәү