Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны 378гә җиткән

Татарстанда коронавирусның 378 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 8е – читтән кертелгән, калганы элемтә аша йоккан.

50 кеше хастаханәгә салынган, 328 кеше өйдә дәвалана.

География:
1. Казан – 213
2. Чаллы – 40
3. Азнакай – 2
4. Аксубай – 1
5. Актаныш – 1
6. Алексеевск районы – 4
7. Әлки районы – 7
8. Әлмәт – 4
9. Апас – 5
10. Арча – 3
11. Баулы – 2
12. Буа районы – 8
13. Югары Ослан – 2
14. Биектау – 2
15. Алабуга – 1
16. Зәй районы – 1
17. Яшел Үзән – 6
18. Лаеш районы – 4
19. Мамадыш – 1
20. Менделеевск – 1
21. Минзәлә – 3
22. Түбән Кама районы – 12
23. Нурлат – 12
24. Питрәч – 3
25. Балык Бистәсе – 1
26. Сарман – 4
27. Тукай районы – 1
28. Чистай – 34

27 гыйнварга Татарстанда 46 618 коронавирус очрагы теркәлгән.

Барлыгы 1576 кеше үлгән, тәүлек эчендә 6 кешенең гомере өзелгән. Алар – 1948, 1960 елгы ир-атлар һәм, 1960, 1942, 1952, 1973 елгы хатын-кызлар.

Барлыгы 38 615 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 92се узган тәүлектә.

2 378 027 кешегә вакцинация ясалган (үсеш — 6 467), шуларның 1 884 142се икенче прививкаларын ясаткан. Кабат вакцинацияне 179 654 кеше узган.


Фикер өстәү