Татарстанда тәүлек эчендә 271 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тәүлек эчендә 271 коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. Аларның 6сы – читтән кертелгән, калганнары элемтә аркылы йоккан.

Авыручыларның 78е хастаханәгә салынган, 193 кеше өйдә дәвалана.

География:
1. Казан – 174
2. Чаллы – 34
3. Азнакай – 1
4. Аксубай – 2
5. Алексеевск районы –5
6. Баулы – 1
7. Буа районы–2
8. Югары Ослан – 1
9. Биектау – 3
10. Алабуга – 3
11. Зәй районы –1
12. Яшел Үзән – 4
13. Кама Тамагы – 1
14. Лаеш районы – 5
15. Лениногорск – 1
16. Менделеевск – 1
17. Минзәлә – 2
18. Түбән Кама – 5
19. Яңа Чишмә – 1
20. Нурлат районы – 4
21. Питрәч – 6
22. Балык Бистәсе – 1
23. Саба – 1
24. Сарман – 1
25. Спас районы-4
26. Тукай районы – 4
27. Чистай районы – 3

18 ноябрьгә Татарстанда 34 999 коронавирус очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан соң 27 598 кеше сәламәтләнгән.


Фикер өстәү