27 гыйнвар тарихта ниләр белән истә калды?

Ленинград шәһәре камалыштан тулысынча азат ителә

Ленинград камалышы 1941 елның 8 сентябрендә башлана. Шәһәрдә акрын гына ягулык, су запасы бетә, ут һәм җылылык бирү туктатыла. Ачлык башлана. Эшчеләргә көненә 125 әр грамм, башкаларга 125әр грамм икмәк бирелә. Шәһәр бертуктаусыз бомбага тотыла. Камалыш вакытында 100 меңнән артык бомба ташлана. Шуңа карамастан, 200 дән артык предприятие эшләвен дәвам итә. 1941 дән 1944 елга кадәр заводлар 10 миллионнан артык снаряд һәм мина, 12 мең миномет, 2 меңнән артык танк җитештерә. 1941 елның сентябрендә Ладога күле аша камалыштагы Ленинградны тәэмин итү мөмкинлеге ачыла. Бу «тормыш юлы» аша авыруларны, яралыларны, балаларны эвакуациялиләр. Шәһәргә корал, азык-төлек ташыйлар. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград азат ителә. 872 көнгә сузылган камалыш чорында ачлыктан 640 меңнән артык кеше үлә, 17 меңнән артык кеше бомба һәм снарядлардан һәлак була. Ленинградта 3 миллионнан 800 мең тирәсе кеше кала.

Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне

Бу датаны Берләшкән Милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы 2005 елның 1 ноябрендә гамәлгә куя. Әлеге документны кабул итүнең инициаторлары — Россия, Австралия, Канада, Израиль һәм АКШ. 1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Польшада урнашкан Освенцим-Биркенау концлагерендагы әсирләрне азат итәләр. Аушвиц исеме белән дә билгеле булган бу концлагерь 1940 елның язында төзелә һәм тарих битләренә иң зур үлем лагеры булып кереп кала. 1940 елның июненнән монда көн саен әсирләр төялгән 40-50 вагонлы эшелоннар килә. Һәр вагонда 50-100 кеше була. Яңа килгәннәрнең уртача 75 проценты шунда ук юк ителә.

Освенцим – Бөек Ватан сугышы елларындагы иң зур гына түгел, иң куркыныч лагерь да була. Әсирләр кеше түзә алмаслык шартлардан, ачлыктан, салкыннан үлә. Аларны медицинада экспериментлар ясау өчен дә кулланалар.

Төрле мәгълүматлар буенча, лагерьда 2 миллионнан алып 4 миллионга якын кеше үлә. Шуларның 1 миллионга якыны еврей, 74 мең тирәсе поляк, 20 гә якыны чегән, 15 мең тирәсе совет әсирләре. Һәлак булганнарның төгәл саны юк, чөнки документлар юкка чыгарылган.

Авыл хуҗалыгы җирләре

19 ел элек (2003) «Авыл хуҗалыгы җирләренең әйләнеше турында» гы Федераль закон үз көченә керә. Бу закон нигезендә Россиядә яшәүчеләргә җирләрне шәхси милек итеп рәсмиләштерергә мөмкинлек туа. Чит ил кешеләре исә аннан арендага алып кына файдалана ала. Бүген Россиядә 400 миллион гектардан артык авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир бар.

Үзгәреш җилләре

35 ел элек (1987) КПСС Үзәк Комитетының пленумы ачыла. Генераль секретарь Михаил Горбачев анда «Үзгәртеп кору һәм партиянең кадрлар сәясәте турында»гы доклад белән чыгыш ясый. Шулай итеп, илдә “үзгәртеп кору” дип аталган яңа концепция барлыкка килә.

Ленин мавзолее

97 ел элек (1924) Мәскәүдә Ленин мавзолее ачыла.

Ленин үлгәннән соң совет җитәкчелеге халыктан юлбашчыны җирләмәүләрен үтенеп язган меңнәрчә хат ала. СССР  Үзәк Башкарма комитеты Кремль диварлары янында мавзолей ясарга һәм юлбашчының җәсәден шунда урнаштырырга карар кыла.

 

 

 

 


Фикер өстәү