18 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

80 ел элек (1943) «Искра» стратегик һөҗүм операциясе барышында Ленинград блокадасы өзелә

1941 елның 8 сентябреннән бирле дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Кара-каршы хәрәкәт итүче Ленинград һәм Волхов фронты сугышчылары эшче бистәләре янында очраша һәм Ладога яры буен тулысынча азат итә. Шәһәрнең блокадасын тулысынча юкка чыгару бер елдан соң гына, 1944 елның 27 гыйнварында гына мөмкин була. Ленинград блокадасы 872 көн дәвам итә, аның нәтиҗәсендә 632 мең шәһәр кешесе һәлак була.

Россия Федерациясе Хәрби-һава көчләренең Баш командованиесе көне

Россия Федерациясе оборона министрының 1999 елның октябрендә боерыгы белән гамәлгә керә.

1915 елда бу көнне Рус армиясенең Югары баш командующие кенәз Николай Романов армиянең бердәм авиация командованиесен формалаштыруга нигез сала.

198 ел элек (1825) Мәскәүдә Зур театр ачыла

Театрга 1776 елда нигез салына. Театр өчен беренче бина 1780 елда Петровская урамында (хәзерге Петровка) төзелә. Ләкин ул 24 елдан соң янып бетә. Яңа театр бинасын архитектор Осип Бове 1820-1825 елларда төзи. 1825 елның 18 гыйнварында «Зур Петровский» дип аталган театрны ачу тантанасы уза.

Бове бинасы 30 елга якын хезмәт итә. Әмма 1853 елның мартында театрда кабат янгын чыга, таш стеналар, колонналары гына кала.

Киләсе 3 ел эчендә бинаны архитектор Альберт Кавос торгыза, һәм 1856 елның сентябрендә театр үзенең беренче тамашачыларын каршы ала.

Балалар телевидениесе көне

Бу дата 1963 елда СССРның Үзәк телевидениесендә Балалар программалары баш редакциясе барлыкка килгән көн белән бәйле. Бу редакциянең иң билгеле проектлары – «Ералаш», «Әкияттә кунакта», «Тыныч йокы, нәниләр» тапшырулары.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү