Психологларга мөрәҗәгать итүчеләр саны 7 тапкыр арткан

Россиядә психолог һәм психотерапевтларга мөрәҗәгать итүчеләр саны 7 тапкыр арткан. Бу хакта “Газета.Ru” хәбәр итә.

Узган елның сентябрь һәм октябрь айларында мөрәҗәгать итүчеләр бигрәк тә күп булган. 82%ы – хатын-кызлар. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 53%ы 26-35 яшьтәге кешеләргә туры килә. 17%ы – 18-25 яшьлекләр.
Психологка күренү сәбәпләре төп дүрт төркемгә бүленә икән. Беренче төркемгә мәхәббәт, хис-тойгылар өлкәсендәге мәсьәләләр керә. Икенчесенә –гаилә кризислары, яшь проблемалары, низаглар. Өченче төркемгә – карьера, бу тормышта үз урыныңны табу мәсьәләләре, дүртенчесенә – психосоматик күренешләр керә.

— Яшьләр психологларга асылда мәхәббәт проблемалары, үсеш, яшь кыенлыклары, гаилә кризислары, карьера, тормышта үз урыннарын таба алмау буенча мөрәҗәгать итә. Өлкән буын – эштә “яну”, киеренкелек, алҗу, психосоматик күренешләр, балалар белән ата-аналар арасыдагы мөнәсәбәтләр буенча, – дип билгеләп үткән басма чыганагы.


Фикер өстәү