Россиядә бер хатын-кызга ничә ир-ат туры килә?

Федераль дәүләт статистика хезмәте (“Росстат”) мәгълүматларына караганда, илдә 2020 ел башына бер мең хатын-кызга 866 ир-атның туры килүе исәпләп чыгарылган.

Көчле затлар саны гүзәл затларныкыннан артып киткән бердәнбер яшь категориясе – ул да булса 0дән 29 яшькә кадәрге кешеләр. “Росстат”, бу категориядә бер мең хатын-кызга 1050 ир заты туры килә, ди.
Шуннан соң күрсәткечләр болайрак: 30-39 яшьлекләр арасында – бер мең хатын-кызга – 999 ир-ат, 40-49 яшьлекләр арасында – 926 ир-ат; 50-59 яшьлекләр арасында – 839 ир-ат туры килә. Аннары аерма тагын да арта: 60-89 яшьлекләр арасында – бер мең хатын-кызга туры килә торган ир-атлар саны – 569, 90-99 яшьлекләр арасында исә –нибары 289 ир-ат.
2020 ел башына алынган мәгълүматларга караганда, Россиядә 68,1 миллион ир-ат һәм 78,6 миллион хатын-кыз яши.


Фикер өстәү