Казанга Гоадан 76 татарстанлы кайтты

«Казан» халыкара аэропортына Гоа шәһәреннән (Һиндстан)самолет кайтты. Рейста 171 пассажир булган, аларның 76сы Татарстанда яшәүчеләр.
Аэропортта санитар-эпидемиологик контрольнең барлык чаралары да оештырылган.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре бортта термометрия үткәрәчәк. Барлык пассажирларны да Васильево санаториена урнаштырачаклар.
Иртән медицина тикшерүе, температура үлчәме һәм анализлар алу булачак. 14 көн эчендә алар табиблар күзәтүе астында булачак.


Фикер өстәү