Чит илдән кайткан 111 кеше «Ливадия» шифаханәсенә урнаштырылган

Бүген төнлә Татарстан башкаласына Бангкоктан 111 турист кайтып төште. Рейста барлыгы 179 кеше, калганы Уфага киткән. Бездә калганнарны “Ливадия” шифаханәсенә урнаштырачаклар.

Килеп җитүгә аларның температураларын үлчиләр һәм  карантинга озаталар.

111 кеше (шуларның 17се-балалар) «Ливадия» шифаханәсенә урнаштырылган. Күбесенчә Татарстан Республикасында яшәүчеләр.
Килүчеләр арасында күрше төбәкләрдә яшәүчеләр дә бар: Самара, Киров, Пермь, Пенза.
Иртән беренче медицина тикшерүе һәм анализлар алу уздырылган.


Фикер өстәү